2024 елның 6 декабрендә Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре Сәлимова Г.И., Стрелов А. П. сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Чүлмәкчедә кунакта» танып-белү чарасы үткәрделәр.
Тарихка кадәрге чорның иң борынгы балчык савытлары кулдан ясалган һәм дөрес формада булмаган. Соңрак чүлмәкче түгәрәген кулланганда гына мөмкин булган дөрес түгәрәк формалы савытлар очрый. Чүлмәкчелек осталыгы башка халыкларның көнкүреш әйберләреннән аерылып тора, аның үзенең таныла торган сыйфатлары, тамырлары, тарихы бар. Чүлмәк әйберләренең функцияләре-көнкүреш предметы гына түгел, ә бизәнү әйберләре дә, өйдәге җылылык һәм уңайлылык та. Бу предмет кына түгел, ул-тулы бер гомер. Чүлмәкче һөнәрен саклау-ул безнең традицияләрне саклау.
Чара барышында балалар борынгы Болгарда чүлмәк ясау турында белделәр һәм чүлмәкче ярдәмендә бу һөнәрдә үз көчләрен сынап карадылар, истәлеккә чүлмәкче түгәрәгендә сувенир ясадылар.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу