2024 елның 5 декабрендә Болгар музей-тыюлыгының Музей-мәгариф эшчәнлеге бүлеге хезмәткәре Ю.А. Битунова укучылар өчен «Милли чәй эчү традицияләре» темасына лекция укыды. Лекциядә 14 кеше катнашты.
Чәй-җир йөзендә иң борынгы эчемлекләрнең берсе, аның файдасы һәм тәме башка эчемлекләр белән чагыштырырлык түгел. Янәшәдә үскән үсемлекләрне җыюда әзерләнә торган күп төрле эчемлекләр бар, әмма Идел буе халыклары эчемлекләре тарихында чәй аерым урын алып тора. Чәй эчү һәрвакытта да төрле халыкларның мәдәниятенә хас булган игелек, кунакчыллык сыйфатын чагылдыра иде. Сәнгатькә әйләнгән чәй эчү ритуалы бик күп нечкәлекләргә ия. Ул йөзләрчә гасырлар дәвамында формалашкан, шуңа күрә чәй тантанасы – илнең мәдәниятен һәм аның бөтен тарихын чагылдыра.
Лекциядә катнашучылар чәйнең килеп чыгышы һәм аның Россия территориясенә ничек эләгүе турында белделәр. Татар чәй эчү үзенчәлекләре һәм кунакчыллык традицияләре белән таныштык. Балалар игътибар белән тыңладылар, сораулар бирделәр, гаилә традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән уртаклаштылар.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English