2024 елның 5 декабрендә «А. Алишның буыннар йөрәгендә батырлыгы» проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Татнефть» хәйрия фонды акчасына проект командасы: Сәгыйрова Л.Ш., Мусина Г. М, Парамонычева Т. Н. һәм «Музейлар урамы» бүлеге хезмәткәре Фәсхетдинова Т. Л. балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен ике телдә әкият инсценировкасы үткәрделәр.
Балалар игътибарына А.Алишның «Каз һәм Аккош баласы» әкиятенә нигезләнгән театральләштерелгән спектакль күрсәтелде. Балалар таныш геройларны игътибар белән күзәттеләр. Матур курчаклар аларны әкият дөньясына чумдырды. Персонажлар белән бергә күңелле җыр астында егетләр зарядка ясадылар. Тамаша барысына да зур рәхәтлек китерде. Курчак спектакле гыйбрәтле, матур һәм кызыклы килеп чыкты.
Чарада 10 кеше катнашты.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу