2024 елның 3 декабрендә музей-мәгариф эшчәнлеге бүлеге хэзмәткәре Храмов Д.П. 23 укучы өчен «Билгесез солдат көне» лекциясе укыды.
Лекцияне тыңлаучылар 3 декабрьдә календарьда истәлекле дата-Билгесез солдат көне икәнен белделәр. Ул сугыш һәм хәрби конфликтлар вакытында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган барлык сугышчыларның истәлеген берләштерә.
Халкыбызның Бөек Ватан сугышында җиңүе бик кыйммәткә төште. Аның тарихында батырлык, ныклык һәм массакүләм каһарманлык мисаллары күп. Бу сугышларда дистәләгән миллион совет сугышчысы һәлак булган. Аларның күбесен, шәхесләрен ачыклый алмаганга күрә, туганнар каберенә күмгәннәр, ә аларның гаиләләренә: “хәбәрсез югалган”, – дип хәбәр иткәннәр. Россия территориясендә, Бөек Ватан сугышы елларында сугыш хәрәкәтләре барган урыннарда Билгесез солдатка һәйкәлләр куелган исәпсез-хисапсыз совет сугышчыларының каберләре бар. Һәм бу урыннар безнең халкыбыз өчен изге. Сугышта һәлак булганнарның барысында да күмү урыны күрсәтелмәгән. Әлегә кадәр Россия территориясендә һәм аннан читтә Ватан мәнфәгатьләрен саклаган сугышчыларыбызның билгесез калдыклары күмелмичә ята.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу