2024 елның 3-6 декабрендә Санкт-Петербургта Диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы, эчке су юллары бассейннары администрациясе һәм суднолар йөрү компанияләре вәкилләре катнашында Росморречфлотка тәкъдим ителгән 2025 ел навигациясенә эчке су юллары расписаниесе буенча баручы пассажир судноларын шлюзлау графигын килештерү буенча киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре Сафина Л. Н. һәм Прокофьева Г. Р. катнашты..
Киңәшмә кысаларында пассажир круиз судноларының хәрәкәт графигын килештерү буенча ике яклы очрашулар узды, алда торган навигациягә актуаль мәсьәләләр, пассажирлар йөртү куркынычсызлыгы һәм шәһәрләрнең туристик потенциалы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Чарада эчке су транспорты оешмалары, причал корылмалары хуҗалары һәм арендаторлары, туроператорлар һәм елга круизларының әйдәп баручы компанияләре — «ВодоходЪ», «Мостурфлот», «Донинтурфлот», «Созвездие» һ. б. катнашты.
Киңәшмәләрне килешү буенча диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы (Росморречфлот) оештыра, аны инфраструктура үсеше һәм ташулар бүлеге башлыгы Галина Долганова тәкъдим итә. Росморречфлоттан чакыру Үзәк Россиянең барлык елга бассейннары идарәләренә һәм круиз операторларына җибәрелә. Мондый киңәшмәләр ел саен өч этапта уздырыла, круиз компанияләре үз теплоходларының конкрет портларга һәм причалларга бөтен навигация дәвамында керү даталарын һәм вакытын билгели. Киләсе очрашу 2025 елның мартында планлаштырыла, анда нәтиҗәләр ясалачак һәм графиклар тулысынча төзеләчәк.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу