2024 елның 27 ноябрендә Карпов Павел Алексеевич исемендәге Болгар кадет интернат-мәктәбенең 6 сыйныф 14 укучысы өчен экскурсияләрне оештыру бүлеге хезмәткәре М.Н. Рогачева тарафыннан борынгы Болгар шәһәрен өйрәнү тарихына тулырак чуму, балаларда археолог һөнәренә кызыксыну уяту максатында «Археологларның табышлары нәрсә турында сөйли» дигән музей дәресе үткәрелде.
Музей дәресен үткәргәндә кадетлар Болгар цивилизациясе музеенда булдылар, анда алар Болгар шәһәрлеген күп еллар дәвамында тикшергән танылган археологларның исемнәре һәм аларның эш нәтиҗәләре – борынгы шәһәрнең үткән тормышы турында «сөйләүче» күп санлы археологик табылдыклар белән таныштылар. Экспозицияне карау барышында балалар үзләре дә актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр. Балаларга бирем тәкъдим ителде, анда алар үзләрен борынгы әйберләрне өйрәнүчеләр ролендә сынап карадылар: табылдыкларның күчермәләре буенча укучылар экспозициядән оригиналлар эзләделәр һәм аның нинди предмет икәнен, нәрсәдән эшләнгәнен һәм ул ерак заманнарда нәрсәгә кулланыла алганын белделәр. Барысы да биремне уңышлы үтәделәр һәм бүләккә Болгар шәһәрлегенең карта-схемасын, ә иң активлары – борынгы Болгар тарихы буенча китапларны алдылар.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English