2024 елның 28 ноябрендә «Татнефть» хәйрия фонды акчасына «А.Алишның буыннар йөрәгендә батырлыгы» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Болгар музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре Г. М. Мусина «Чишмә» катнаш төрдәге балалар бакчасында А. Алиш әсәре буенча театральләштерүдә катнашты.
«Нур» мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр балаларга татар телен өйрәтүче тәрбияче Рәхимова Г.Р. белән берлектә язучының әкиятен сәхнәләштерделәр. Спектакльдә 14 бала катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English