2024 елның 22 ноябрендә Болгар музей-тыюлыгының Музей-мәгариф эшчәнлеге бүлеге хезмәткәре Ю.А. Битунова тарафыннан укучылар өчен «Без ул еллар истәлеген саклыйбыз» дигән лекция укылды.
Лекциянең максаты-Ватаныбызга карата патриотик хисләр тәрбияләү, аның героик үткәне белән горурлану, Бөек Ватан сугышы вакытында халкыбызның батырлыгы турында күзаллауларны киңәйтү. 1941-1945 еллардагы сугыш совет халкы өчен Бөек Ватан сугышы булды, кешеләр коллыкка төшерү һәм юк итү куркынычы алдында берләштеләр. Җиңүнең чыганагы булып Кызыл армия сугышчыларының һәм командирларының батырлыгы һәм тыл хезмәтчәннәренең тиңдәшсез хезмәт батырлыгы тора. Сугыш елларында республикада туган 225тән артык кеше Советлар Союзы Герое исемен алды. Алар арасында-безнең биш якташыбыз.
Балалар якташларыбыз Бөек Ватан сугышы геройлары һәм аларның батырлыклары турындагы мәгълүматны игътибар белән тыңладылар, презентацияне күрсәткәндә районыбыз геройларының фотолары белән таныштылар.
Лекциядә 15 кеше катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English