2024 елның 22 ноябрендә Болгар музей-тыюлыгының музей-мәгариф бүлеге хезмәткәре Сабирҗанова Л.И. Әниләр көненә багышланган «Бөтен дөнья әнидән башлана» дигән чара үткәрде. «Әни » – безнең һәрберебез өчен төп сүз, аның артында торган кеше кебек үк. Дөньяда әниләргә багышланган үзенчәлекле көннәрнең барлыкка килүе гаҗәп түгел. Аларны бөтен дөньяда үткәрәләр: төрле илләрдә моның өчен төрле даталар билгеләнгән. Безнең илдә бу бәйрәмне ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтәләр. 2024 елда Россия Әниләр көне 24 ноябрьдә узачак.
Россиядә Әниләр көнен гамәлгә куюның беренче омтылышы 1915 елда ук була. Бу көн 1 декабрьгә туры килә, ләкин халык календаре белән расланмый. Соңрак, инде СССРда Әниләр көнен булдыру инициативасы белән укытучы Эльмира Гусейнова чыгыш ясый, һәм 1988 елның 30 октябрендә ул аны Баку мәктәпләренең берсендә үткәрә.
1990 нчы елларда Әниләр көнен булдыру идеясенә яңадан әйләнеп кайттылар. Инициаторы – РФ Дәүләт Думасы депутаты, хатын-кызлар, гаилә һәм яшьләр эшләре комитеты әгъзасы Алевтина Апарина. Һәм 1998 елда Россия Федерациясе Президенты бәйрәмне оештыру турындагы указга кул куйды, аның максаты һәр кеше тормышында әнинең мөһим ролен искә төшерү иде.
Чара барышында балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, аның гореф-гадәтләре һәм традицияләре турында белделәр, шулай ук викторинада катнаштылар, кроссвордлар чиштеләр һәм матур котлау открыткалары әзерләделәр.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу