2024 елның 18 ноябрендә «А. Алишның буыннар йөрәгендә батырлыгы» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Болгар музей-тыюлыгы методисты Сәгыйрова Л.Ш. проект командасы белән Сәлимова Г. И. һәм Парамонычева Т. Н. укучылар өчен А. Алишның «Бикбатыр белән Биккуркак»әкиятен сәхнәләштерде.
Спектакльне карар алдыннан балалар А.Алишның биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, аның балачагыннан кызыклы тарихлар белделәр.
Укучылар курчак театрын игътибар белән һәм зур кызыксыну белән карадылар, әкият геройлары белән әңгәмәдә ике телдә катнаштылар. Балаларга куелыш бик ошады, һәм алар әкият персонажларыннан аерылырга теләмәделәр.
Чарада 20 кеше катнашты.


 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу