2024 елның 13 ноябрендә Болгар музей-тыюлыгының Музей-мәгариф эшчәнлеге бүлеге фәнни хезмәткәре С.В. Кривошеева тарафыннан 1 нче мәктәпнең 3 нче сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья игелек көненә багышланган «Кайда яхшылык, шунда җылылык» дигән интерактив чара үткәрелде.
13 ноябрь Бөтендөнья игелек көне өчен сайланды, чөнки нәкъ менә шушы көнне Беренче бөтендөнья игелек конференциясе ачылды һәм «Игелек декларациясе»нә кул куелды. Россия бәйрәмгә 2009 елның 13 ноябрендә кушылды.
Дәрестә укучылар хөрмәт традицияләрен ничек сакларга кирәклеге турында фикер алыштылар. Тормышта кеше үзен башкалардан өстен куярга тырышкан очраклар еш очрый. Ул вакытта кешеләр арасында коммуникатив элемтәләр бозыла, ягъни мондый кеше белән аралашу авыр. Шуны истә тотарга кирәк: бер-береңә ихтирамлы мөнәсәбәт теләсә кайсы коллективның, дуслыкның, мәхәббәтнең нигезендә ята.
Балалар «Игелек» исемле йорт салдылар һәм бу төшенчәнең нинди кирпечтән төзелүен истә калдырдылар, яхшылык турындагы китаплар белән таныштылар. Чарада 22 кеше катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English