2024 елның 12 ноябрендә Болгар музей-тыюлыгының «Музейлар урамы» бүлеге хезмәткәре Сәгыйрова Л.Ш. мәктәп музеенда 1 нче мәктәп укучылары өчен «Хатын – кыз бизәнү әйберләре-хасите» дигән чара үткәрде.
Хасите-киемнең статуслы детале. Энҗе һәм такталар белән чигелгән, асылташлар белән бизәлгән овал формадагы күкрәк бизәге. Хасите мозаика тәэсиренә ия. Текстиль нигезендәге хаситеның бары тик кыйммәтле металлар һәм асылташлар кулланып берничә төре булган. Хәситә шулай ук Коръән китапларының саклагычларын йөртү өчен дә булган.
Чарада балалар бизәкләр турындагы табышмак ишеттеләр һәм кызыксынып нәрсә турында сүз барачагын көттеләр. Укучылар өчен бу билгесез татар бизәге бик кызыклы булды, бигрәк тә кызлар өчен. Балалар зур кызыксыну белән ничек тегелгәнен, нинди ташлар кулланылганын карадылар. Асылташлар һәм тукымалар (ситец, парча) турында сөйләштек. Укучылар алкаларның, балдакларның, беләзекләрнең, чалбарларның, муенсаларның көндәлек булуын, ә хаситларның бәйрәмнәрдә, кунакка, шәһәргә сәфәрләрдә киелүен белделәр.
Ф.Вәлиевнең «Казан татарларының алтыны һәм көмеше», «Татар халык декоратив сәнгате» китапларын карадык.
Чарада 18 укучы катнашты.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу