2024 елның 7 ноябрендә Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре Сагирова Л.Ш. тарафыннан Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Болгар шәһәренең «Антошка балалар бакчасы» нда тәрбияләнүчеләре өчен «Һәйкәлләр тарихы»чарасы үткәрелде.
Балалар Идел елгасының сул ярында урнашкан борынгы тарихи Болгар шәһәре турында белделәр, архитектура һәйкәлләре буенча презентация карадылар, аларның тарихын һәм билгеләнешен белделәр. Шулай ук архитектура һәйкәлләре сурәтләнгән китаплар һәм альбомнар күргәзмәсен карадылар. Балалар урта гасыр һәйкәлләрен кызыксынып карадылар һәм, гипс эшләнмәләре алып, буяу өчен сувенир индивидуаль булсын өчен төсләр сайладылар.
Чарада 18 кеше катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English