2024 елның 5 ноябрендә «А.Алишның буыннар йөрәгендә батырлыгы» проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Музейлар урамы» бүлеге хезмәткәре Сагирова Л. Ш. Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының Болгар шәһәре «Антошка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «А. Алиш әкиятләре»дигән чара үткәрде.
Балалар А.Алишның «Биккуркак белән Бикбатыр» әкиятен тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр, әлеге әкият буенча курчак театрын карадылар һәм үзләрен курчакчылар ролендә сынап карадылар. Чара җанлы, әкияти шартларда узды, балалар бик шатландылар һәм озак вакыт курчаклардан аерылырга теләмәделәр.
Чарада 9 кеше катнашты.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу