2024 елның 4 ноябрендә Казан шәһәре Совет районының «Тәрбия һәм укытуның татар теле белән катнаш төрдәге 40 нчы балалар бакчасы» мөдире В.А. Яковлева җитәкчелегендәге хезмәткәрләр Болгар музей-тыюлыгында булдылар. Сәфәрнең максаты: учреждениеләр арасында үзара хезмәттәшлек итү, уртак проектларны гамәлгә ашыру, алга таба максат – 40 нчы балалар бакчасында А.Алишка багышланган музей булдыру.
«Музей урамы» бүлегенең Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре Сәгыйрова Л.Ш. «А. Алишның буыннар йөрәгендә батырлыгы» проектын тормышка ашыру өчен куелган максатлар һәм бурычлар турында сөйләде. Кунаклар «А.Алиш» музее, Болгар цивилизациясе музее, Коръән музее экспозицияләре белән таныштылар һәм Болгар шәһәрчегендә булдылар.
Чарада 17 кеше катнашты.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу