2024 елның 4 ноябрендә Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында Болгар музей-тыюлыгында Болгар цивилизациясе музеенда «Болгар-халык традицияләрен саклаучы» интерактив — күңел ачу чарасы узды. Интерактив мәйданчыкта катнашучылар Идел Буе Болгарының бай тарихы һәм аның һөнәрчелек традицияләре белән таныштылар. Музей-тыюлыкка килүчеләр өчен чүлмәкчелек, нәфис рәсем ясау, тал чыбыгын үрү, курчак-саклагыч ясау буенча мастер-класслар, шулай ук йон эрләү сәнгате, туку һәм урта гасыр өстәл уеннары белән танышу тәкъдим ителде. Кунаклар мастер-классларда бик теләп катнаштылар. Һәр катнашучы үз куллары белән уникаль эшләр башкарып, үзенең креативлыгын һәм илһамын күрсәтә алды. Осталар, уйлаган идеяләрен тормышка ашырырга ярдәм итеп, файдалы киңәшләр һәм техника белән уртаклаштылар. Халык костюмнары кигән фотосессия күңелле өстәмә булды.
Чарада Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Түбән Кама шәһәрләреннән 100 дән артык кеше катнашты.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу