Болгар музей-тыюлыгында инде икенче ел «А. Алишның батырлыгы буыннар йөрәгендә батырлыгы» проекты тормышка ашырыла, аның җитәкчесе – «музейлар урамы» бүлеге хезмәткәре Сәгыйрова Л. Ш.
Күпләр тарих, танылган шәхесләр һәм язучылар белән кызыксына. 2024 елның 1 ноябрендә Чиләбедән килгән гаилә, «А.Алишның буыннар йөрәгендә батырлыгы» проекты турында белгәч, Абдулла Алишның тормышын һәм иҗатын җентекләбрәк өйрәнү максаты белән безнең музейга килде. Бу гаилә аларның туган шәһәрләрендә уза торган конкурста катнаша, һәм теләсә нинди мәгълүмат алар өчен бик мөһим. Люция Шамил кызы кунаклар өчен “А.Алиш” музее буйлап экскурсия үткәрде, язучының тормышы һәм иҗаты турында кызыклы фактлар белән таныштырды, уңышлы иҗат эше өчен киңәшләр бирде. Очрашу җылы дустанә атмосферада узды, кунаклар әлеге тема буенча үзләренең күп кенә сорауларына җаваплар таптылар.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English