2024 елның 29 һәм 30 октябрендә Болгар музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре Осинцева О.П. «Милли костюмның матурлыгы» дигән лекция укыды.
Дәреснең максаты-балаларны рус костюмы тарихы, киемдә халык традицияләре белән таныштыру.
Дәрескә Никольск һәм 2нче мәктәпләрнең мәктәп яны лагерьларыннан 30 укучы килде.
Лекция барышында башлангыч мәктәп укучылары рус милли костюмының тарихын, костюмның детальләрен, аның состав өлешләрен белделәр. Ә дәрес азагында балалар командаларга берләштеләр һәм иҗади биремнәрне үтәделәр: пазллар җыйдылар һәм аерымлыклар таптылар.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English