Россиядә 22 октябрьдә елның иң шигъри һәм якты бәйрәмнәренең берсе булган ак торналар көне билгеләп үтелә. Бу көнне сугышларда һәлак булган солдатларны искә алалар, күккә меңләгән кәгазь торналар очыралар.
Календарьда яңа дата Дагыстанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатов, сугыш кырларында һәлак булган солдатларга багышланган атаклы «Торналар» шигыре авторы ярдәмендә барлыкка килде.
Ак торналар бәйрәмен беренче тапкыр 1986 елның августында шагыйрьнең туган җирендә билгеләп үтәләр. Ул вакытта тантана Дагыстанның Гуниб авылында (аулында) «Ак торналар» мемориаль комплексын ачуга туры китерелде. Ул Бөек Ватан сугышына багышланган торна сурәте төшерелгән беренче монумент була.
Вакытлар узу белән истәлекле датаны илнең башка төбәкләрендә һәм аннан читтә билгеләп үтә башладылар. 2009 елда 22 октябрь көне ЮНЕСКО халыкара бәйрәмнәре исемлегенә кертелде. Шуннан бирле аны бөтен дөньяда һәлак булган солдатлар турында теләктәшлек һәм шигъри җыр көне буларак бәйрәм итәләр.
Бәйрәм барлыкка килү белән бөтен ил буйлап һавага очып баручы торналар куелган һәйкәлләр ачыла башлады. Халык аларны “торналар” дип йөртә. Бүген Россиядә һәм дөньяның башка дәүләтләрендә ике дистәдән артык шундый мемориал бар. Ел саен 22 октябрьдә, сугышчыларга баш өстендә тыныч күк йөзе өчен рәхмәт белдерер өчен, бик күп кеше аларга чәчәкләр китерә.
Зур һәм кече шәһәрләрдә күренекле шагыйрьләр һәм язучылар катнашында әдәби кичәләр уздырыла. Чараларда сугыш еллары шигырьләре һәм сугыш һәм тынычлык темаларына багышланган заманча әсәрләр яңгырый. Шулай ук бу көнне бөтен җирдә хәтер акцияләре уза. Төрле шәһәрләрдә яшәүчеләр һәлак булганнарны искә алу һәм хөрмәт йөзеннән күккә ак торналар очыра.
2024 елның 22 октябрендә Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре Мусина Гөлия «Чишмәкәй» катнаш төрдәге балалар бакчасында тәрбияләнүче 13 бала өчен «Ак торналар көне» үткәрде. Әңгәмә вакытында балалар Хиросимада атом-төш бомбардировкасы нәтиҗәләреннән һәлак булган һәм терелергә хыялланган япон кызы Садако Сасаки тарихын белделәр. Балалар шулай ук Рәсүл Гамзатов шигыренә язылган атаклы «Торналар» җырын тыңладылар һәм оригами техникасында Ак торналар ясадылар.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу