2024 елның 17 октябрендә Болгар музей-тыюлыгының Музей-мәгариф эшчәнлеге бүлеге хезмәткәре Ю.А. Битунова «Безнең шәһәр ерак үткәндә» дигән лекция укыды. Лекциядә 17 укучы катнашты.
Лекция үсеп килүче буында туган якның мәдәни-тарихи мирасы тарихын өйрәнү, кече ватанына хөрмәт тәрбияләү, укучыларның белемнәрен арттыру максатында укылды. Шәһәр тарихи процессның катлаулы күренеше буларак, җәмгыять үсешенең барлык якларын һәм үзенчәлекләрен чагылдыра. 1781 елда Екатерина II указы белән Спас Казан наместниклыгының өяз шәһәре статусын ала. 1935-1957 елларда Спасск “Куйбышев” исеме астында яши. 1957 елда шәһәр Куйбышев сусаклагычы төзелү нәтиҗәсендә су астында кала. 1957 елда Куйбышев исемле яңа торак пунктка нигез салына. 1991 елда Куйбышев шәһәре Болгар шәһәре дип үзгәртелә. Бүген күчерелгән шәһәр, туристларның игътибарын җәлеп итеп, яңадан торгызыла. Шәһәр тарихындагы борылыш мизгелләре аның урнашу урынын, исемен үзгәртте, ләкин халыкның рухын үзгәртмәде. Элеккеге Спас өязе территориясендә яшәүче кешеләр Спас шәһәре, ә хәзер Болгар шәһәре тарихын онытмаска тиеш.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу