2024 елның 18 октябрендә Болгар музей-тыюлыгының Музей-мәгариф эшчәнлеге бүлеге хезмәткәре Л.И. Сабирҗанова балалар өчен әтиләр көненә багышланган «Календарьдә әти көне» чарасы үткәрде.
Әтиләр көне-Россиядә чагыштырмача яңа, күптән түгел генә рәсми статус алган бәйрәм. Безнең илдә әтиләр көнен октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтәләр – тиешле указга Россия Президенты 2021 елда кул куйган.
Россиядә Әтиләр көнен беренче тапкыр 2014 елда бәйрәм иттеләр. Быел Мәскәүдә «Әти Фест»фестивале узды. Шул вакыттан башлап ул ел саен башкалада гына түгел, Новосибирск, Калининград һәм Казанда да уза. Шулай ук бу көнне шәһәрләрдә квестлар һәм бәйрәм күңел ачулары оештырыла.
Чара барышында балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, аның гореф-гадәтләре һәм традицияләре турында белделәр, шулай ук викторинада катнаштылар, шигырьләр укыдылар һәм кроссвордлар чиштеләр.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English