2024 елның 15 октябрендә Болгар музей-тыюлыгының «Музей урамы» бүлеге хезмәткәре Л.Ш. Сәгыйрова 1 нче мәктәп укучылары өчен «Бакчада ни, бакчада » дигән интерактив чара үткәрде.
Чараның максаты-мәктәп укучыларының көзге кыр эшләре, авыл хуҗалыгы культуралары, җиләк-җимеш агачлары һәм куаклар турында белемнәрен киңәйтү, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.
Чарада балалар уңыш җыю белән бәйле көзге бәйрәмнәр барлыгын белделәр. Укучыларга яшелчә һәм җиләк-җимешләр тәкъдим ителде һәм аларның нинди файдалы үзлекләргә ия булуларын, кайда куллануларын, нинди ризыклар әзерләүләрен санап китәргә кирәк иде. Балалар ризыкларның исемнәрен санап чыктылар һәм күп кенә яшелчәләр турында кызыклы тарихи фактлар белделәр. Чарада 23 кеше катнашты.


 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу