«Татнефть» хәйрия фонды грантын файдаланып, «А.Алишның буыннар йөрәгендә батырлыгы» проектын тормышка ашыру бара, аның җитәкчесе – «Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы» ТР Дәүләт бюджет учреждениесенең «Музейлар урамы» бүлеге хезмәткәре Л. Ш. Сәгыйрова.
2024 елның 10 октябрендә 1 нче мәктәп укучылары өчен шагыйрь-язучының туган ягына, Спас районының Көек авылына экскурсия оештырылды. Сәфәр «Татнефть» хәйрия фонды һәм Болгар музей-тыюлыгы акчасына башкарылды.
Укучылар авыл китапханәсендә урнашкан музейда булдылар. Китапханәче Мингалиева Нурия Әнвәр кызы мавыктыргыч экскурсия үткәрде, якташы язучы турында күп кызыклы нәрсәләр сөйләде, балалар язучы, әти-әнисе, туганнары турында бик күп кызыклы фактлар белделәр. Экскурсия гаилә фотолары, журнал һәм газеталардан мәкаләләр күрсәтү белән үрелеп барды.
Укучылар А.Алиш бюстын һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларына куелган һәйкәлне карадылар.
Шагыйрь-язучы туган йорт урынында булдык, Алиш гаиләсенең йөз ел элек төзелгән кирпеч бинасын (склад бинасын) күрдек.


 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу