2024 елның 11 октябрендә фәнни хезмәткәр Мөхәммәтшин И.Җ. Болгар музей-тыюлыгына килүчеләр өчен «Хәзәр Каханлыгы ныгытмалары» лекциясе укыды. Лекциядә тыңлаучылар борынгы төркиләрнең тарихы, аларның дәүләтчелеге турында белделәр. Хәзәрләр тарихы болгарлар тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Алар Идел буе сәүдә юлын һәм күп халыкларны үзләренә буйсындырганнар.
Сәүдә юлларын саклау өчен хәзәрләр шәһәрләр һәм ныгытмалар төзегәннәр. Аларның иң танылганнары-Итил, Саркел, Семендер, Беленҗер. Этил – дәүләтнең башкаласы, бай шәһәр, анда төрле дин вәкилләре яшәгән. Чыганакларда “Әл-бәйдә” — VIII йөздәге Гарәп-Хәзәр сугышлары чорында Хәзәр каганы ставкасының тору урыны телгә алына. Әл-бәйдә Хәзәр шәһәрләренең соңрак исемлекләрендә күренә. Маяцкий шәһәрлеген Кавказ аръягында, Кырымда һәм Дунай Болгариясендә төзелеш технологияләре белән яхшы таныш булган читтән килгән архитекторлар катнашында төзегәннәр. Крепость үзәк хакимият тарафыннан дәүләтнең чик буена җибәрелгән аристократның замогыннан гыйбарәт булган.
965 елда Святослав, угызлар белән берлектә эш итеп, Итил белән Семендерны тар-мар итә. Бу момент бәйсез Хәзәр дәүләтенең ахыры булып санала. Лекциядә 20 кеше катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English