2024 елның 11 октябрендә Болгар музей-тыюлыгының хезмәткәре Усманова Д.О. Ульяновск шәһәренең 102 нче лицееның 16 укучысы өчен «Идел Болгариясе архитектурасы традицияләре» дигән чара үткәрде.
Татарстанның иң популяр туристик энҗесе-урта гасыр тарихының уникаль һәйкәле-Болгар шәһәрлеге. Бүген борынгы Болгар территориясендә 13-14 гасырлардагы иң төньяк мөселман архитектурасы һәйкәлләрен һәм яңа заманча музей комплексларын күрергә мөмкин.
Чара барышында балалар өчен Болгар цивилизациясе музее һәм Болгар шәһәрлеге буйлап танып-белү экскурсиясе үткәрелде. Экспозиция белән танышу мавыктыргыч уен рәвешендә узды, балалар сорауларга җавап эзләделәр һәм Болгар шәһәре тарихы белән таныштылар. Болгар шәһәрлеге буйлап йөрделәр, уникаль архитектура һәйкәлләрен күрделәр һәм алар белән бәйле борынгы риваятьләрне ишеттеләр.
Чара азагында сувенирларга рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрелде, аларны балалар истәлеккә алдылар.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English