2024 елның 10 октябрендә Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләрне оештыру бүлеге хезмәткәре Галимуллина Н. Р. «Каллиграфия дәресләре»дигән интерактив лекция үткәрде. Археологик материаллар, борынгы язу кораллары һәм материаллары белән бергә, болгарларның язма мәдәниятен өйрәнүдә мөһим чыганаклар булып тора. Еш кына язулар аерым көнкүреш әйберләрендә, һөнәрчеләр, чүлмәкчеләр эшләнмәләрендә: сфероконусларда, чүлмәкләрдә, кирпечләрдә очрый. Металл бизәкләрдә: хатын-кызларның бакыр һәм көмеш беләзекләрендә, йөзекләрендә, көзгеләрендә язулар еш очрый. Хәзерге татар-болгарларның ата-бабалары язу өчен беренче материал таш булган. Идел Болгары чәчәк аткан чорда язу өчен төп материал булып кәгазь тора. Болгар чорының язма истәлекләре-кулъязмалары сакланмаган диярлек, безгә аларның соңгы язмалары гына килеп җиткән.
Чара барышында катнашучылар Болгар цивилизациясе музее экспозициясе мисалында безнең төбәктә язуның борынгы чордан алып бүгенге көнгә кадәр ничек үсүен, язу кирәк-яракларының һәм приборларының ничек камилләшүен белделәр. Балалар безнең ерак бабаларыбыз кулланган борынгы язу приборларын-балавыз такталарын, камыш таякчыкларын, бамбук кәламен, каз һәм металл кара каурыйларын рәхәтләнеп сынап карадылар. Интерактив чара укучыларны кызыксындырды, алар күп сораулар бирделәр, шулай ук тема буенча белемнәрен күрсәттеләр.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English