Бүген-5 октябрьдә Болгар цивилизациясе музееның күргәзмә мәйданчыгында якташыбыз Валериан Николаевич Кыргызинга багышланган «Чыганакларга кагылу» күргәзмәсе ачылды, дата очраклы гына сайланмаган, бүген бит һәркемнең яраткан рәссамына 75 яшь тулган булыр иде!
Күргәзмәдә рәссамның гаиләсе һәм дусларының шәхси коллекцияләреннән картиналар, шулай ук Болгар музей–тыюлыгы фондларыннан эшләр тәкъдим ителгән.
Күргәзмәне ачу тантанасында Валериан Николаевичның хатыны һәм кызы, «Император православ Палестина җәмгыяте» халыкара иҗтимагый оешмасының Чуваш бүлеге рәисе Бассам Фатхи Әл Балауи (Чебоксар), «ТРда Чуваш милли – мәдәни автономиясе» ТИО Рәисенең беренче урынбасары Малышев Константин Анатольевич, Спас районының Чуваш милли – мәдәни үзәге җитәкчесе Якличева Валентина Михайловна мәртәбәле кунаклар булдылар. Күргәзмәгә килүчеләрне каравай һәм милли эчемлек белән сыйлады.
Сәламләү сүзләре белән Болгар музей–тыюлыгы директоры Җиһаншин Р.Р. һәм директорның үсеш буенча урынбасары Сафина Л. Н. чыгыш ясадылар.
Күргәзмә ачылышында 50 кеше булды – бу Казан, Ульяновск, Тольяттидан туристлар төркемнәре.
Күргәзмә 2024 елның 20 декабренә кадәр эшен дәвам итәчәк.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English