2024 елның 4 октябрендә Болгар музей-тыюлыгының күчемсез һәйкәлләрне саклау бүлеге мөдире Сабирова Л.А. музей-тыюлыкның 12 кунагы өчен «Борынгы Болгар медицинасы» мәгълүмати-танып белү чарасы үткәрде.
Язма чыганаклар Идел Болгарын фәнни белемнәр, шул исәптән медицина, табигать белеме һәм фармакология үсешенең урта гасыр үзәкләренең берсе итеп күрсәтергә мөмкинлек бирә. Болгар медиклары һәм аларның фәнни хезмәтләре бөтен мөселман дөньясында, бигрәк тә фармакология өлкәсендә киң танылган һәм популяр булган. Урта Идел буенда дәвалау традицияләренең барлыкка килүе һәм үсеше эре Ислам мәдәни үзәкләре белән тыгыз бәйләнештә барган, һәм аны мөселман фәненең бер өлеше дип карарга мөмкин. Археологик тикшеренүләр бу фактны раслый, шулай ук Идел Болгариясендә фән һәм медицина белән бәйле алга киткән һөнәрләрнең булуын дәлилли.
Безнең көннәргә кадәр сакланган медицина хезмәтләре һәм археологик тикшеренүләр барышында табылган матди мәдәният предметлары, халык медицинасының тере традицияләре кебек үк, Идел Болгарында табигый-фәнни белемнәрнең таралу үзенчәлекләрен өйрәнү һәм татар халкында медицина фәненең үсеш тарихын яктырту өчен кыйммәтле чыганаклар булып тора.
Чара «Табиб йорты» музеенда узды, анда кунаклар өчен экскурсия үткәрелде. Туристлар игътибарына чын инструментлар, борынгы табибларның кирәк-яраклары һәм дәвалау буенча китаплар тәкъдим ителде. Шулай ук викторина әзерләнгән иде, анда кунаклар актив катнашты һәм истәлекле бүләкләр алды.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English