Бүген Болгар музей-тыюлыгында елга круиз навигациясе — 2024 тәмамланды. Быел «Спутник-Гермес» компаниясенең «Достоевский» соңгы теплоходы туристлар причалына 3 октябрьдә килде, беренче теплоходны без 29 апрельдә каршы алдык. Дүрт палубалы теплоходта килгән туристлар өчен Болгар цивилизациясе музеена, Коръән музеена, Успение чиркәве тарихы музеена, Ак мәчеткә, Болгар шәһәрлегенә экскурсия программасы, шулай ук «Болгар тәме»интерактив экскурсиясе оештырылды. 2024 елның бөтен навигация чорында Болгар музей-тыюлыгы Мәскәү, Түбән Новгород, Пермь, Самара, Екатеринбург, Казаннан 164 теплоход кабул итте. Традиция буенча безнең туристларны причалда театральләштерелгән тамаша һәм милли сыйлар белән каршы алабыз. Ел саен бик күп туристлар теплоходлардан Болгар музей-тыюлыгы маршрутлары буенча мавыктыргыч сәяхәткә китә.


 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу