2024 елда Россия төп рус шагыйрьләренең берсе-Александр Сергеевич Пушкинның тууына 225 ел тулуны билгеләп үтә. 2024 ел дәвамында мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә әлеге мөһим датага багышланган төрле чаралар үткәрелә.
2024 елның 10 сентябрендә Болгар цивилизациясе музееның күргәзмә мәйданчыгында «Болгар музей –тыюлыгының сирәк басмалары коллекциясендә А.С. Пушкин әсәрләре»күргәзмәсе ачылды. Кунаклар игътибарына Болгар музей-тыюлыгы фондларыннан сирәк китаплар – әсәрләр, повестьлар, әкиятләр, А.С. Пушкин әсәрләренең гарәп теленә тәрҗемәләре тәкъдим ителде.
Күргәзмә Болгар цивилизациясе музеенда 2024 елның 20 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу