2024 елның 25 сентябрендә Болгар музей–тыюлыгында Татарстан халыклары мәдәнияте тәкъдим ителгән «Дуслык әйлән-бәйлән» күргәзмәсе ачылды.
Татарстан Республикасы-күп милләтле республика, аның территориясендә күп гасырлар дәвамында төрле халыклар һәм этнослар тыныч кына яши. Республикада бай тарихи-мәдәни мирас бар. Халык иҗатының күптөрлелеге һәм сәнгатьнең үзенчәлеге Татарстан мәдәниятен тәшкил итә.
Күргәзмәдә республикабызда яшәүче халыкларның мәдәниятен чагылдырган экспонатлар тәкъдим ителгән. Биредә сез милли киемнәрне, көнкүреш әйберләрен күрерсез.
Күргәзмәнең төп темасы-халыкларның бердәмлеге, дуслыгы һәм мәдәни бөтенлеге.
Күргәзмә ачылышында Ульяновскидан 32 кеше булды.
Хөрмәтле музей кунаклары, без сезне 2024 елның 8 декабренә кадәр дәвам итәчәк «Дуслык әйлән-бәйлән» күргәзмәсендә көтәбез.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English