2024 елның 12 сентябрендә Болгар музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре Гөлия Мусина мәшһүр татар язучысы, шагыйре Абдулла Алишның тууына 116 ел тулуга багышланган «чишмә» катнаш төрдәге балалар бакчасында тәрбияләнүче 17 бала һәм 5 тәрбияче өчен «Кечкенә балаларның олы дусты» дигән чара үткәрде.
Балалар язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. Ул шигырьләр, очерклар, хикәяләр, пьесалар язса да, татар әдәбияты хәзинәсенә кергән әкиятләре белән аеруча танылган. А.Алиш әсәрләрен барлык буын балалары да ярата. «Такылдавык үрдәк», «бал корты һәм шөпшә», «Мактанчык чыпчык», «Койрыклар» әкиятләре балаларда хезмәт сөючәнлек һәм игелек тәрбияләргә ярдәм итә, үз илеңне яратырга, кыю, гадел булырга, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтергә өйрәтә. Чара барышында балалар А.Алишны яраткан әкиятләре авторы гына түгел, фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән патриот-көрәшче буларак та таныдылар.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу