2024 елның 10 сентябрендә Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләрне оештыру бүлеге хезмәткәре Галимуллина Н.Р. укучылар өчен халыкара грамоталылыкны тарату көненә багышланган «Болгар шәһәре-галимнәр шәһәре» интерактив-танып белү чарасы уздырды.
Бүгенге көндә дөньяда җиде йөз миллионнан артык аз укый һәм тулысынча укый-яза белми торган кеше яши. Китапларны беркайчан да күрмәгәннәр дә бар. Алар арасында җитмеш миллионнан артык бала бар. Аларның күбесе өчен мәктәпкә йөрү һәм белем алу зур хыял булып тора. Бу проблема сугышлар барган һәм гражданнар тәртипсезлекләре булган икътисадый үсеш дәрәҗәсе түбән булган өченче дөнья илләрендә аеруча актуаль.
Чара Болгар шәһәрлегенең тарихи яр буенда язу музеенда – ачык һавадагы музейда узды. Укучылар бәйрәм – халыкара грамоталылыкны тарату көне турында мәгълүмат алдылар, Идел буе Болгариясе территориясендә халыкның белем алуы ничек үсүен белделәр. Ә язу музее балаларны язу тарихы һәм графика төрләре белән таныштырды. Балалар графиканың төрле төрләрен: рун, гарәп, латин һәм кириллицаны аера белергә өйрәнделәр. Гарәп һәм рус телләрендәге пазл мәкальләрен җыйдылар, татар шагыйре Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең «бер киңәш» дигән гыйбрәтле шигырен игътибар белән тыңладылар, таш стелада бу әсәрнең тәрҗемәсен таптылар һәм шул чорда кулланыла торган графика төрен билгеләделәр. Чара шагыйрьләр Аллеясы буйлап йөрү белән тәмамланды.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English