2024 елның 7 сентябрендә Болгар кадетлар мәктәп–интернаты базасында. Болгар музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре Осинцева О.П. тарафыннан Россиянең хәрби дан көненә – Бородино көненә багышланган «Бөтен Россия юкка гына хәтерләми…» дигән чара үткәрелде. Чара барышында 6 класс укучылары Россия тарихы буенча белемнәрен ныгыттылар, М.Ю. Лермонтовның 1812 елгы сугыш алып бару этаплары турындагы шигырен карадылар, сугышларның төп геройлары белән таныштылар.
Чара укучыларның гражданлык, патриотик позицияләрен формалаштыру, Ватаныбызның героик үткәне өчен горурлык хисе тәрбияләү максатыннан үткәрелде, шулай ук туган як тарихы аша Спасск шәһәренең (хәзерге Болгар) әсир французларга нинди мөнәсәбәте булуын белделәр.
М.Ю. Лермонтовның шигыре замандашларын шигъри образ Һәм документальлекнең үз төрендә бердәнбер берләшүе белән таң калдыра.
Инде күп еллар дәвамында сентябрьнең беренче якшәмбесендә хәрби тарих сөючеләр Бородино авылы янындагы кырда гына түгел, һәр муниципаль районда да мәшһүр вакыйга эпизодларын уйнарга җыелалар, сугышларны реконструкцияләү, танып белү викториналары, уеннар һәм тарихи фильмнар күрсәтү үткәрелә.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English