Ел саен 1 сентябрьдә Россиядә Белем көне билгеләп үтелә. Бүген Болгар цивилизациясе музееның күргәзмә мәйданчыгында ачылган «Белем юлына» күргәзмәсе нәкъ менә шушы темага багышланган.
Күргәзмәдә Болгар музей-тыюлыгы фондларыннан әйберләр – мәктәп кирәк-яраклары, мәктәп формасы, дәреслекләр һәм дәфтәрләр экспонат булды. Музей залында шулай ук мәктәп атрибутикасы – партасы, мәктәп тактасы, укытучылар журналы урнаштырылган.
Күргәзмә ачылышында «Алексей Толстой»теплоходыннан 20 кешедән торган туристлар төркеме булды. Кунакларга бәйрәмнең тарихы турында сөйләделәр, мәктәп елларын искә төшерергә һәм мәктәп партасы артында фотога төшәргә тәкъдим иттеләр, шулай ук музей киңлегендә һөнәрчелек мәйданчыгы эшләде, анда туристлар мастер-классларда булды.
Күргәзмә 2024 елның 30 сентябренә кадәр эшләвен дәвам итәчәк.


 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу