2024 елның 29 августында Болгар музей-тыюлыгында Республика көненә багышланган «Яшә, чәчәк ат, безнең Татарстан!».
Бу бәйрәм республика халкы өчен милли үзбилгеләнү, прогрессив иҗтимагый көчләрнең берләшүе, Татарстан җирендә тынычлыкта һәм татулыкта яшәүче халыкларның бердәмлеген ныгыту символы булып тора. Без туган ягыбыз, аның бай тарихы белән горурланабыз, Республика халыкларының күп гасырлык традицияләрен хәтерлибез.
Күргәзмәдә Болгар музей-тыюлыгы фондлары тупланмаларыннан республикабызда яшәүче халыкның матурлыгын, бөеклеген, гореф-гадәтләрен чагылдырган картиналар тәкъдим ителде.
Күргәзмәне ачу кунаклары Ульяновск шәһәре һәм Мәскәү өлкәсе туристлары булды, алар бәйрәмнең барлыкка килү тарихын белделәр һәм рәссамнарның эшләрен кызыксынып карадылар.
Күргәзмә үз эшен 2024 елның 29 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English