2024 елның 29 августында Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре Гөлия Мусина «Чишмә» балалар бакчасында тәрбияләнүче 7 бала өчен Татарстан Республикасы көненә багышланган «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» дигән чара үткәрде. Әлеге чараның максаты-балаларда туган як, һәм республиканың дәүләт символлары турында күзаллау формалаштыру,балаларның рухи мәдәниятен күтәрү.
Дәрес барышында балалар Ватан, Туган як һәм кече ватан турында сөйләштеләр, республикабыз һәм аның символлары турында белемнәрен ныгыттылар, Татарстан гимнын тыңладылар, карта буенча эшләделәр. Балалар шулай ук туган шәһәрләре һәм аның истәлекле урыннары турында фикер алыштылар. Балалар «Түбәтәй» татар халык уенында катнаштылар, рус әйлән-бәйлән уйнадылар .Чара азагында алар дидактик материалдан файдаланып, үзләренең белемнәрен төркемгә беркеттеләр.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу