2024 елның 22 августында Болгар музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре О.П. Осинцева тарафыннан Россия Федерациясе флагы көненә багышланган «Россия данының өч төсе» чарасы уздырылды. Чарада «Колосок ” балалар бакчасының әзерлек төркемендә тәрбияләнүче 11 бала катнашты. Чара барышында балалар Болгар цивилизациясе музеенда экскурсиядә булдылар һәм иҗади биремне үтәделәр.
Балалар флагның барлыкка килү тарихы, бәйрәмнең билгеләнеше, аның мөһимлеге, шулай ук һәр төснең әһәмияте турында белделәр. Чара дәүләтнең төп символлары турындагы белемнәрне ныгыту, Ватаныбызга карата ярату һәм хөрмәт тәрбияләү максатында үткәрелде.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English