2024 елның 15 августында Болгар цивилизациясе музееның күргәзмә мәйданчыгында «Археолог эзләре буенча»күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә борынгы әйберләр эзләүчеләрнең һөнәри бәйрәменә – 15 августта билгеләп үтелә торган археолог көненә багышлана.ул 1984-1997 елларда Болгар дәүләт тарихи – архитектура музей-тыюлыгында фәнни эшләр буенча директор урынбасары булып эшләгән Совет археологы, Идел буе Болгариясе археологиясе белгече Кавеев Морат Мәҗит улына багышлана. Күргәзмә экспозициясендә аның шәхси әйберләре – фотосурәтләре, эш документлары, шулай ук археологик табылдыклар тәкъдим ителгән.
Күргәзмәне ачуда Казан һәм Әлмәт шәһәрләреннән 4 кунак катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English