2024 елның 16 августында Болгар музей-тыюлыгы территориясендә «Россиянең рухи бердәмлеге – дөньяга юллама»фестивале ачылды. Кунаклар урта гасырлардагы «Ага – базар» халык һөнәрчелеге осталары ярминкәсенә чумдылар. Осталар үз эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр һәм мастер-класслар үткәрделәр.
Болгар цивилизациясе музеенда «Каләм – гарәби галәм ” арабографик каллиграфия күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә республиканың танылган осталары-Владимир Попов, Нәҗип Нәккаш, Ришат Сәләхетдинов, Гөлназ Исмәгыйлеваның тугрылары, каллиграфик композицияләре, шамаилләре, тәкъдим ителде. Күргәзмәне Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Гөлназ Исмәгыйлева тәкъдим итте. Кунаклар шулай ук рәссамнар Илнур Сираҗиев һәм Айгөл Сираҗиева-Ишбирдинаның «Болгар легендалары» картиналары күргәзмәсен һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Наталья Пилюгинаның керамика күргәзмәсен карадылар.
Сәнгать белеме кандидаты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, доцент Р.И. Шәмсутов «Шамаилдә билгеләр һәм символлар»дигән лекция укыды.
«Уен Фест» мәйданчыгында яшь килүчеләр традицион өстәл уеннары уйнадылар, шулай ук уктан ату буенча күнегүләр ясадылар.
Кич белән «Россиянең рухи бердәмлеге – дөньяга юллама» фестивален ачу тантанасы булды. Ачылышта ТР Дәүләт киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев һәм ТР мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.
Фестиваль ачылганнан соң, гадәттәгечә, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты булган XIV гасыр Алтын Урда архитектурасының уникаль һәйкәле – Кара палата фонында ачык һавада «Кара пулат» операсы күрсәтелде. Кара палата бинасында заманча яктылык визуализациясе эффекты кулланылды. Операның сюжеты нигезенә Аксак Тамерлан сугышчылары тарафыннан яндырылган унике кыз турындагы татар риваяте салынган.
Фестиваль 18 августка кадәр дәвам итәчәк.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу