2024 елның 15 августында Болгар музей-тыюлыгының «Музейлар урамы» бүлеге хезмәткәре Сагирова Л.Ш. Тольятти шәһәреннән 25 кунак өчен «Габдрахман коесы» нда «су барлык тереклек чыганагы»дигән интерактив чара үткәрде.
Эчә торган су — планетадагы барлык тереклекнең яшәве өчен кирәкле мөһим элемент. Кешеләр элек – электән урын сайлаганда нинди дә булса тереклек дымы чыганагының: елгаларның, күлләрнең, диңгезләрнең, океанның якынлыгын исәпкә алганнар. Торак төзү өчен участокны үзләштерү кое салу өчен грунт суларының үтү урынын билгеләүдән башланган.
Туристлар суның организм өчен файдасы турындагы мәгълүматны кызыксынып тыңладылар (судан башка туклану продуктларының бернинди дә кыйммәте юк).
«Габдрахман коесы» турында риваять, кое турында шигырьләр, мөнәҗәтләр тыңладык.
Музейга килү истәлегенә татар телендә Болгар музей-тыюлыгы турында кыскача тарих язылган буклетлар тапшырылды.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу