2024 елның 12 сентябрендә музей-мәгариф эшчәнлеге бүлеге хезмәткәре Храмов Д.П. Чабаксар шәһәреннән 25 турист өчен «Идел Болгариясе архитектурасы» мәгълүмати-танып белү чарасы үткәрде.
Әгәр дә болгарлар тарихында VIII-IX гасырлар күчмә тормыштан утрак тормыш рәвешенә күчү чоры булса, IX гасыр ахыры – X гасыр башы төрле кабиләләрнең берләшүе һәм бердәм үзәкләштерелгән дәүләт мәдәнияте барлыкка килү чоры була. Дәүләт төзелеше җитештерү көчләрен үстерүдә сизелерлек уңышларга ярдәм итә. Идеологик яктан караганда, болгарларның бөтен рухи тормышына, сәнгатенә, сәнгати мәдәниятенә эз калдырган исламны кабул итү һәм тарату чоры ул. Бу-Мөселман мәдәниятенең чәчәк ату чоры, якын һәм Урта Көнчыгыш, Көнчыгыш Европа халыкларының тыгыз аралашу чоры. Бу аралашулар мөселман илләренең архитектурасы һәм сәнгате үсешенә билгеле бер нивелирлаучы йогынты ясады, күп кенә архитектура формаларының, конструктив карарларның, төзелеш алымнарының, шулай ук сәнгать сюжетларының, һәм кайбер очракларда хәтта стиль үзенчәлекләренең уртаклыгына ярдәм итте. Үзенең тарихы дәвамында Идел Болгариясе үзенең мәдәниятен, архитектурасын һәм сәнгатен үстерү җәһәтеннән Кавказ аръягына, Якын Көнчыгышка якын булган, Урта Азиягә дә тартылган, аның белән тыгыз икътисади мөнәсәбәтләр урнашкан.
Чарада катнашучылар Борынгы Болгар шәһәренең архитектурасы барлыкка килү тарихын белделәр. Болгар шәһәрлегенең XIII-XIV гасырлардагы сакланып калган архитектура һәйкәлләре белән интерактив формада таныштык һәм бик күп кызыклы фактлар белдек.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу