2024 елның 23 июлендә фәнни хезмәткәр Мөхәммәтшин И.Җ. Болгар музей-тыюлыгына килүчеләр өчен «Үзгәрешләр чоры» лекциясе укыды. Лекциядә тыңлаучылар күп халыкларның тормышын үзгәрткән һәм Рим империясенең җимерелүенә китергән зур вакыйгалар турында белделәр.
II гасырда һун кабиләләренең көнбатышка массакүләм миграциясе башлана. Ул далаларны төркиләштерүгә һәм Евразия төрки дәүләтләре барлыкка килүгә нигез сала. Шул вакыттан, ягъни б.э. II-III гасырларыннан башлап, Көнчыгыш кабиләләренең хәрәкәтен Идел буе һәм Урал буе кабиләләре дә сизә башлый. Һуннар исә IV-V гасырлар чигендә Кара диңгездән төньяктарак Дунайдан Иделгә кадәр дала зонасын яулап алалар һәм күп санлы эчке һәм тышкы локаль сугышлар алып баралар.
Безнең эраның II гасырында Каспий диңгезенең төньяк ярына чыккан һун-төрки кабиләләр арасында төп массаны болгар кабиләләре тәшкил иткән. Безгә кадәр күп санлы хәзинәләр һәм бизәнү әйберләре килеп җиткән. Франциядән алып Кытайга кадәр табылган бронза казаннар һуннар мәдәниятенең ачык дәлиле булып тора. Бу әйберләрнең күчермәләрен Болгар музей-тыюлыгында күрергә була. Алар һуннар традициясенең Евразия халыклары арасында киң таралуы турында сөйлиләр. Лекциядә 11 кеше катнашты.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу