2024 елның 19 июлендә «Балалар – балаларга» республика проектының чираттагы «Яшь экскурсовод» чарасы үткәрелде. Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре Мусина Гөлия җитәкчелегендә проектта катнашучы Захар Монахов үткәргән экскурсиягә экскурсантлар булдылар. Экскурсия вакытында балалар урта гасыр Болгар шәһәре тарихы белән таныштылар. Экскурсовод балаларга уникаль архитектура һәйкәлләре турында сөйләде. Безнең экскурсовод Идел Болгариясе турында бик күп кызыклы фактлар белә һәм бу белемнәрен яшьтәшләре һәм нәниләре белән уртаклашырга әзер.
«Балалар – балаларга» проекты нәни кунакларны кызыксындырыр дип ышанабыз, чөнки алар вакыйгаларны адым саен өйрәнә һәм иң кызыклы сорауларга яңа җаваплар таба алачак.
Төбәгебезнең бай мәдәни мирасын файдалану хәзерге баланы тулы канлы үстерергә һәм аның шәхес буларак формалашуына ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Чарада 11 кеше катнашты.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу