2024 елның 20 июлендә «Яшьләр бистәсе» мөселман балалар лагереның 23 укучысы өчен Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре М. Н.Рогачева тарафыннан «Борынгы Болгар-ачык һава астындагы музей» интерактив чарасы уздырылды. Чарада балаларны Татарстан Республикасының тарихи үткәне белән таныштыру, аларда үз илләренең мәдәни мирасына хөрмәт, мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт үстерү максаты белән катнаштылар.
Идел елгасының сулъяк ярында борынгы шәһәр хәрабәләре ята. Аның элекке куәте һәм даны турында «Бөек Болгар» исеме сөйли. Бу татар халкының горурлыгы, аның казанышы, дөньякүләм әһәмияткә ия мәдәният һәйкәле. 1969 елдан бүгенге көнгә кадәр биредә Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы эшли. Болгар тарихи-архитектура комплексы урта гасыр мөселман архитектурасының дөньяда иң төньяк һәйкәле, XIII-XIV гасырлар уртасындагы болгар-татар архитектурасының уникаль һәм бердәнбер үрнәге булып тора. Юкка чыккан дәүләтләр (Идел Болгары, Алтын Урда) турында дәлилләүче кыйммәтле тарихи һәйкәл буларак дөньяда аналоглары юк. Риваятьләр белән сугарылган һәм тарихи фактлар белән бәйле бу тарихи-архитектура комплексы бөтен дөнья татарлары һәм мөселманнары туристларын җәлеп итү һәм хаҗ кылу урыны булып тора. 2014 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде.
Чара барышында укучылар шәһәрнең тарихы һәм уникаль архитектура һәйкәлләре белән таныштылар, Болгар цивилизациясе музеенда булдылар, күп санлы археологик табылдыкларны күрделәр, алар белән бәйле борынгы риваятьләрне тыңладылар. Музейда балалар тарихи викторинада актив катнаштылар. Бу көнне балалар оста һөнәрчеләр янында булдылар, аларның эшләре турында белделәр, борынгы заманнарда кулланылган коралларны үзләре эшләп карадылар. Чара азагында укучылар мастер-класста үзләре белән Болгар истәлегенә алган сувенирларның сәнгати рәсемнәрен өйрәнделәр. «Үткәнгә сәяхәт» ясап, балалар борынгы Болгар шәһәре турында бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр һәм бик күп якты һәм онытылмас тәэсирләр алдылар.

Социаль челтәрләрдә уртаклашу