2024 елның 19 июлендә Болгар музей-тыюлыгының хезмәткәре Усманова Д.О. Краснодар мәктәбенең 23 укучысы өчен «Ислам турында балаларга» дигән чара үткәрде.
Ислам-Барлык диннәр арасында 13 гасыр элек барлыкка килгән һәм урта гасыр илләренең үсешенә көчле йогынты ясаган иң яшь дин. Аның нигезендә һәрнәрсәнең үз башлангычы бар һәм бөтен нәрсәгә дә Ходай Тәгалә тарафыннан куелган ахыры киләчәк дигән гыйлем ята.
Балалар Идел буе болгарларының 922 елда ислам динен кабул итүенә багышланган Истәлек билгесендә булдылар, Болгар тарихының төп моментларының берсе турында риваятьне ишеттеләр. Экскурсия азагында шәһәрдә «Түбәтәй» дигән мавыктыргыч уен үткәрелде, анда кунаклар төрле биремнәрне үтәделәр: җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Барлык катнашучылар да канәгать калдылар, һәм бик күп якты тәэсирләр һәм хис-кичерешләр алдылар.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу