2024 елның 19 июлендә Болгар музей-тыюлыгының Музей–мәгариф эшчәнлеге бүлеге хезмәткәре Ю.А. Битунова музей-тыюлык кунаклары өчен «Тыюлыкның тарихи сукмаклары» дигән чара үткәрде. Чарада 20 кеше катнашты.
Бүген Россиядә йөздән артык тыюлык исәпләнә. Шуларның берсе-Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы. Болгар музей-тыюлыгына 1969 елда нигез салынган, ул Урта гасыр мөселман архитектурасының дөньяда иң төньяк һәйкәле, Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни мирасы объекты булып тора. Юкка чыккан дәүләтләр (Идел Болгары, Алтын Урда) турында дәлилләүче кыйммәтле тарихи һәйкәл буларак дөньяда аналоглары юк. Болгар музей-тыюлыгы территориясендә XIII-XIV гасыр архитектура һәйкәлләре: Җәмигъ мәчете, Зур манара, Төньяк һәм Көнчыгыш мавзолейлар, Хан сарае, Хан төрбәсе һәм Кече манара, Көнчыгыш, Ак Һәм Кара палаталар, кече шәһәрчек, XVIII гасыр архитектура һәйкәле – Успение чиркәве урнашкан. 2014 елда Болгар тарих-археология комплексын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә керттеләр.
Бу көнне чара барышында туристлар, борынгы Болгар шәһәре территориясеннән үтеп, Болгар цивилизациясе музеенда булганнан соң, шәһәр тарихы, уникаль архитектура һәйкәлләре, музейда тәкъдим ителгән күпсанлы археологик табылдыклар белән таныштылар, музей-тыюлыкның барлыкка килүе һәм үсеше, тыюлык территориясендә үткәрелә торган тикшеренүләр һәм археологик казулар турында белделәр.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу