2024 елның 5 июлендә Болгар цивилизациясе музееның күргәзмә мәйданчыгында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Барысы да гаиләдән башлана» күргәзмәсе ачылды.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне ел саен 8 июльдә билгеләп үтелә. Дата очраклы гына сайланмаган, чөнки элегрәк бу көнне изге Петр һәм Феврония Муромскийларны хөрмәт иткәннәр, алар православие динен тотучыларны гаилә бәйрәмен булдыруга илһамландырган.
Күргәзмәдә килүчеләргә Болгар музей-тыюлыгы фондларыннан гаилә истәлекләре тәкъдим ителде. Гаилә ядкарьләре-үткәннәр турында истәлек буларак аеруча хөрмәт ителә һәм саклана торган предметлар. Алар кешенең тормышы чиксез икәнен аңларга ярдәм итә, әгәр аның турында киләчәк буыннар хәтерли икән, гаилә тарихына кагылырга һәм аның безгә якын булуын тоярга мөмкинлек бирә, ул безнең тормышыбызга да кагыла, бүгенге хәлләргә йогынты ясый.
Күргәзмәне ачуда музей-тыюлыкның 11 кунагы катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English