2024 елның 27 июнендә Болгар цивилизациясе музееның күргәзмә мәйданчыгында Мадияр Шәрип улы Хаҗиев иҗатына багышланган «Детальләрдә сәнгать» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә рәссамның төрле рәсем техникасында – рәсем сәнгатендә, графикада башкарылган эшләре тәкъдим ителгән.
Күргәзмәгә беренче булып ТР Балтач районыннан МХО хәрбиләре гаиләләре һәм Спас районы буенча «Ватанны саклаучылар» МХО катнашучыларына ярдәм итү дәүләт фондының социаль координаторы Алексей Сергеевич Костин килде.
Кунаклар иҗатларында авторның яраткан темаларын – туган якны, хатын – кыз образын, милли мотивларны-татар халкының төп кыйммәтләрен күрә алдылар.
Күргәзмә 2024 елның 18 октябренә кадәр эшләвен дәвам итәчәк.
Күргәзмәне ачуда 19 кеше катнашты.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу