2024 елның 14 июнендә Болгар цивилизациясе музееның күргәзмә мәйданчыгында «Алар көй тудыралар» татар милли музыка кораллары күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмәнең төп бурычы-илебезнең халык мәдәниятләренең үзенчәлеген һәм бердәмлеген традицион музыка аша күрсәтү. Теләсә нинди халык музыка коралы-этнос тарихының бер өлеше. Ул гореф-гадәтләрнең үзенчәлеген ачарга, үз халкының мәдәнияте турында күп нәрсәләр сөйләргә сәләтле.
Күргәзмә нигезенә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Коркачык авылыннан мастер Җәлил Вилданов башкарган Болгар музей–тыюлыгы фондларыннан кулдан эшләнгән музыка кораллары – думбра һәм кыл – кубыз кертелгән.
Күргәзмәне ачуда Ульяновск һәм Самарадан 23 турист катнашты. Чара Казан шәһәре балалар музыка мәктәбе укучысы Әхмәт Латыйпов уйнаган милли татар музыка коралы – курай көе белән үрелеп барды.
Күргәзмә 2024 елның 29 октябренә кадәр эшләвен дәвам итәчәк.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English